18 май - Халыкара музейлар көне. Бу уңайдан мемориаль үзәктә авылның өлкәннәре һәм музей актиавы белән "Кызыклы очрашулар һәм вакыйгалар клубы" уздырылды. Кич белән "Музейлар төне" акциясе оештырылды. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 7-8 класс укучылары өчен "Мәңгелек кыйммәтләрне тудыручы..." темасына презентация дәрес үткәрелде. Мемориаль үзәкнең ишекләре килүчеләр өчен 24 сәгатькә кадәр ачык булды.