Мин клубка түгел, музейга барам.
Халыкара музейлар көненә туры китереп, туган як тарихы музеенда нәкъ менә шундый девиз астында "Музейлар төн" уздырылды. Аның асылы шунда, бу көнне музейлар төнгә кадәр ачык булып яңа кешеләрне җәлеп итү. Бу чара елдан ел үсеш ала һәм зур популярлык казана бара. Акция "Яшь Гвардия Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе активистлары ярдәме белән тормышка ашырылды.
Барысы да кичке сәгать алтыда башланды, җыелган кунаклар өч командага бүленеп көч сынашты. Бүләкләү тантанасыннан соң теләүчеләр төнге киносеанска калды.