21 май көнне Иске Элмәленең "Ивушки" вокал коллективы Лаеш районы Никольское авылында узган "КАРАВОН" рус фольклорының ХХV Бөтенроссия фестивалендә катнашты. Бәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләреннән 20 меңнән артык кунак килгән. Бәйрәмдә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов та "КАРАВОН"ның Татарстанда иң төп бәйрәмнәрнең берсе булуын билгеләп үтте.