"Яшь эрудитлар" әдәби бәйрәм

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты буенча йомгаклау чарасы узды.  Уку елы дәвамында район мәктәпләренең 824 башлангыч класс укучысы Татарстанның мәдәни объектлары белән таныштылар.

24 укучының иң яхшы көндәлеге финалга узды. 17 май көнне Чирмешәннең үзәк балалар китапханәсендә чарага йомгак ясалды, иң активлар бүләкләнде. Әлеге чарада бу укучыларның әти-әниләре дә катнашты.

"Укучының мәдәни көндәлеге" проектында җиңеп чыккан дүрт укучы (Иске Кади мәктәбенең 1 класс укучысы Илдар Яруллин, Кармыш мәктәбенең 2 класс укучысы Айгөл Шамгунова, беренче Чирмешән мәктәбенең 3 класс укучысы Ләйлә Шириазданова, шул ук мәктәпнең 4 класс укучысы Айназ Миначева) һәм  "Иң мәдәни ата-ана" номинациясендә җиңгән Илнар Миначев Казанда 26 майда узачак бүләкләү тантанасына баралар. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International