"Укучының мәдәни көндәлеге" проектына 2016-17 уку елы өчен йомгак ясалды. Бу ел йомгаклары буенча мемориаль үзәк хезмәткәрләре җиңүчеләрне билгеләде. Беренче Чирмешән мәктәбенең 3а классы (класс җитәкчесе Суркова Л.Н.) - "Иң мәдәни класс". Шул ук мәктәпнең 3а класс укучысы Ләйлә Шираязданова - "Иң мәдәни укучы". Беренче Чирмешән мәктәбенең 3а классы укучысы Айназ Миначеваның әтисе Л. Миначев - "Иң мәдәни әти". Икенче Чирмешән мәктәбенең 3 класс укучысы Ангелина Уляшкинаның әнисе А.Уляшкина - "Иң мәдәни әни".