Районда бердәм китап укучы билетлары алучылар күбәя. Бердәм китап укучы билеты Татарстандагы теләсә кайсы китапханәсенәгә керү мөмкинлеге бирә, бу документның өстенлекләре күп. Ул беренче чиратта студентлар өчен бик уңайлы. Үзәк китапханә хезмәткәрләре кадет мәктәп-интернатының чыгарылыш класс укучыларына билетның өстенлекләре турында сөйләделәр һәм электрон китап укучы билетлары тапшырдылар.