Казанда пенсионерлар арасында уздырыла торган традицион “Өченче буын” спартакиадасы тәмамланды. Әлеге чара Физик культура һәм спорт комитеты һәм “Россия пенсионерлар берлеге” җәмгыяте тарафыннан оештырылды. Ярышлар Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланды.
Безнең районнан Мәдинә Талипова җитәкчелегендә Мингосман Мортазин, Халисә Мәссарова, Мәрьям Дәүләтшина, Рушания Шакирова, Минәхтәм Фәтыйхов, Тәслимә Сабитовалар катнашты.