“Бердәм Россия“ партиясеннән депутатлар Чирмешән районында социаль-икътисади һәм мәдәниятны үстерү мәсьәләләре турында килешү төзеделәр.
Монда Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында, Чирмешән район Советында “Бердәм Россия“ депутатлары фракцияләренең җирле үзидарә мәсьәләләре буенча законнар кабул итү эшчәнлеге, РФ, ТР законнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән законнар эшләү буенча мәсьәләләрне карау, районда социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү, сайлаучылар белән эшне оештыру һәм башкалар турында сүз бара.
Килешүгә “Бердәм Россия“ партиясенең РФ Дәүләт Думасында, ТР Дәүләт Советында, Чирмешән муниципаль район Советындагы депутатлар фракцияләре исеменнән, Айрат Хәйруллин, Илгиз Салихов, Фердинат Дәүләтшин, Миләүшә Батыршиналар кул куйды.