Сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Чирмешәндә гражданнарны кабул итте. Депутатка 13 кеше түбәндәге сораулар буенча мөрәҗәгать итте:
- Шешеминка авылы чиркәвен үзгәртеп коруга ярдәм;
- авыл мәдәният йортына аппаратура алу;
- урам юлларын тәртипкә китерү;
- "Сугыш чоры балалары" категориясенә керүчеләргә закон нигезендә ярдәм булдыру;
- инвалидка ярдәм;
- Яшәүче авылында авыл көне үткәрүгә матди ярдәм;
- ятим баланың торак проблемасын хәл итү.