27 майда район мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йортлары артистлары Башкоростан республикасының Туймазы районында "Җырлыйм туган якта" исемле концерт күрсәттеләр. Концертны оештыруның инициаторы район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова. Аның туган авылы Кендектамакта аларны бик җылы кабул иткәннәр. Тамашачылар бик теләп "Мәдәният энҗеләре" төркеменең скетчларын караганнар. Туган як, дуслык турында да җырлар яңгыраган.