ТР Премьер-министр урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Нәвап улы Чирмешән районында булып китте

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 2017 елның 1 июнендә ТР Премьер-министр урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Нәвап улы Чирмешән районында булып китте.

Энгель Фәттахов район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән, ремонттан соң,  Кара Чишмә авылындагы  мәктәпне һәм балалар бакчасын ачуда катнашты.

-Гадәттә ремонт эшләре белән арчалылар беренче булалар иде, быел чирмешәнлеләр узды, - дип сүзен башлады министр.

Кара Чишмәнең мәктәбе һәм балалар бакчасы бик матурланган.  Бинаны тыштан җылытып сайдинг белән тышлаганнар, эчке якта барлык коммуникация челтәрләре яңартылган. Ремонт эшләрен "АРСТРОЙ" җәмгыяте эшчеләре алып барган.

 Фердинат Дәүләтшин  авыл халкына, укытучылар һәм балалар бакчасы коллективына да рәхмәтләрен җиткерде.

Эш визиты барышында Энгель Фәттахов  Әмир авылындагы башлангач мәктәп-балалар бакчасында, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында булды һәм Казанка авылындагы башлангыч мәктәп төзелеше белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International