1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көнендә яшләрнең ял итү үзәге каршында бәйрәм чарасы узды. Кунакларга бәйрәм концерты күрсәттеләр, үзәк тирәли уен мәйданчыклары эшләде. Балалар рәхәтләнеп батутта сикерделәр, тәм-томнар белән сыйландылар. Район мәдәният йорты оештырган мәйданчыкта балалар конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар, зур курчаклар белән фотога төштеләр.