1 июньдә Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай музеенда "Сөйкемле шүрәле" иҗат эшләренең VIII халыкара конкурсы ачылды һәм конкурска йомгак та ясалды.
Күргәзмәгә 200ләп декоратив гамәли сәнгать эшләре куелган, шулар арасында район балалар сәнгать мәктәбе укучылары Шафикова Айзилә, Бикбова Руфинә, Миронова Анастасияләрнең дә эшләре бар иде. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде: Шафикова Айзилә беренче дәрәҗә Дипломга ия булды, Миронова Анастасия икенче дәрәҗә лауреат булды.