Атналык киңәшмә

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Бүген, 2017 елның  5 июнендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үткәрде. 

Атналык киңәшмә барышында  район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов, финанс һәм бюджет палатасы рәисе урынбасары Римма Сабитова,  инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Салахов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Илдус Мәссаров, мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ольга Маркова, район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, Бәркәтә    авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гайнанова, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков, Тймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов,  район почта элемтәсе узелы начальнигы Любовь Фәтхетдинова, Коммуналь хуҗалык  директоры урынбасары Михаил Арютин, баш врач Рөстәм Мирзин, райондагы яңалыклар белән таныштырдылар. Миләүшә Батыршина, Илнар Минһаҗев, Мирзаһит Гатин шәхси сектордан сөт сату турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International