2017 елның 1 июнендә, Чирмешән лицееның спорт мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган, яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча "Чирмешән" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге ярышлары узды. Ярышларда Чирмешән, Иске Кади, Бәркәтә командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Иске Кади командасы - беренче, Чирмешән командасы - икенче, Бәркәтә командасы өченче урын алды. Шамил Иктисамов - иң яхшы уенче, ә Антон Маркелов иң яхшы капкачы дип танылды. Командалар һәм яхшы уенчылар грамоталар белән, ә җиңүче команда кубок белән китте.