"Без тәмәке тартуга каршы" акциясе

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

2017 елның 31 маенда Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты һәм беренче Чирмешән мәктәбе укучылары "Самостоятельные дети" проектында катнашучылар белән берлектә  педпгог-психолог Гөлназ Вафина җитәкчелегендә шул исем астында акция уздырдылар. Балалар авыл халык арасында сораштыру уздырды, тәмәке тартучылар белән әңгәмә кордылар, бу начар гадәттән баш тартырга өндәделәр. Урамдагы халыкка ак һәм зәңгәр шарлар тататтылар, аларның фикерен куәтләүчеләрнең беләкләренә зәңгәр тасмалар бәйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International