Югары Кармалка авылында күп функцияле үзәк төзелә. Биредә 50 тамашачыга исәпләнгән клуб булачак. Подрядчы "Строитель" ңәмгыяте төзелеш эшләрен 2017 елның мартында башлап җибәргән. Бүгенге көндә бинаның стеналары күтәрелгән, отмостка ясалган, түбә ябу эшенә керешкәннәр.