Чирмешәндә "ГТО" фестиваленең республика этабы уза

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

9-11 июнь көннәрендә безнең районда яшь спортчылар җыела.

Республиканың 13 районыннан килгән кунаклар җиңел атлетика, йөзү, пневматик винтовкадан ату һәм башка спорт төрләре буенча ярышачак. Фестивальдә агитбригада, стена газетасы, спорт тематикасына проект яклау кебек конкурслар да була. 

Йөздән артык кеше катнашындагы ярышлар Чирмешән лицеенда, физкультура-сәламәтләндерү комплексында, стадионда уза. Спортчыларга уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International