Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларның сәламәтлеген ныгыту педагогларның һәм медицина хезмәткәрләренең беренче бурычы. Шуның өчен сабыйларны яшьтән чыныктырырга кирәк. Чыныктыру сабыйларга бүлмәара җилне, температураның еш үзгәрүен җиңел кичерергә ярдәм итә. Шул максаттан кече төркемдә чыныктыруның төрле методлары (массажлаучы җәймәдә ялан аяк йөрү, һава ваннасы, гигиена процедуралары) кулланыла.