Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Чирмешән муниципаль районы социаль хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәрләр көне белән тәбрик итәм!

Киң күңелле, игътибарлы, кеше хәленә керүчән һәм сабыр әлеге шәфкать ияләре ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәләр һәм аларда үз көчләренә ышаныч уяталар. Социаль хезмәткәр – хәтта һөнәр дә түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт ул.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International