Мемориаль үзәктә кунаклар

2017 елның 9 июне, җомга

Мемориаль үзәккә килгән кеше анда кабат-кабат булырга тырыша. Чирмешәннән бертуган Меркуловлар кабат мемориаль үзәк залларында экскурсиядә булдылар. Чирмешән мәктәбе тарихы аларда аеруча кызыксыну уятты, анда алар таныш йөзләр күрделәр, шул исәптән беренче укытучылары В.Долгополованың фотосын. Бөек Ватан сугышына багышланган залда да таныш фамилияләр таптылар, апалары А.Шишкинаның фоторәсемен күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International