Бүген районыбызда ГТОчылар ярыша, хезмәткә һәм оборонага әзерлекләрен күрсәтәләр. Илкүләм җәйге фестивальнең республика этабына узган 13 район вәкилләре - 100дән артык мәктәп укучысы җиңел атлетика, йөзү, пневматик мылтыктан ату һәм башка спорт төрләрендә көч сынаша.
Республиканың шәһәр һәм районнарыннан - Әлмәттән, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Казаннан, Бөгелмәдән, Зәйдән, Азнакайдан, Сабадан, Спастан, Лениногорскидан, Мамадыштан, Мөслимнән һәм Чирмешәннән сигезәр кешелек командалар, 11-15 яшьлек кызлар, егетләр арасындагы ярышлар иртәдән үк башланды. Алар Чирмешән лицее спорт залында винтовкадан ата, стадионда исә җиңел атлетиканың техник төрләрендә – туп атуда, ераклыкка сикерүдә осталыкларын ачыклый.
15 сәгатьтә “Чирмешән” физкультура-савыктыру комплексында узачак фестивальне ачу тантанасыннан соң, ярышлар янә дәвам итәчәк. 16 сәгатьтән стадионда җиңел атлетиканың йөгерү төрләре буенча көч сынашу башлана.