Чирмешән муниципаль районы башлыгының Россия көне белән котлавы

2017 елның 9 июне, җомга

Хөрмәтле чирмешәнлеләр!

Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйм! Без хәзинәләргә бай Ватаныбыз белән горурланабыз. Бүген Россия әлеге бәйрәмне көчле һәм бердәм ил буларак каршылый. Россиянең халыкара аренада йогынтысы һәм абруе елдан–ел ныгый, илнең икътисадый куәтен үстерүдә ышанычлы адымнар ясала.

Россия тарихы – безнең һәрберебезнең тарихы һәм ул кече Ватаннан башлана. Безнең аңа булган мәхәббәтебез – бүгенгесе һәм киләчәге безнең гомуми хезмәтебезгә, энергиябезгә, һәм гражданлык җаваплылыгына турыдан–туры бәйле булган Россиягә мәхәббәт ул. Безнең Ватаныбызга игелекле эшләр, мәхәббәт, бирелгәнлек, аның чәчәк атуы, бөеклеге хакына иҗади хезмәт кирәк.

Мин ил һәм республика белән бердәмлектә яшәгән һәм хезмәт иткән райондашларыбыз Ватаныбызның тагын да чәчәк атуына киләчәктә дә үз өлешләрен кертер, дип ышанам. Әлеге бәйрәм көнендә барыгызга да ихлас күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, иртәге көнгә ышаныч һәм игелекле эшләрегездә яңа уңышлар телим!

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International