Фестивальнең беренче көне узды. Укучылар пневматик винтовакдан ату, туп ату, озынлыкка сикерү, кыска арага йөгерү ярышларында, кросста катнаштылар.
Беренче көнне фестивальне тантаналы ачу чарасы булды. Ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече Роман Морозов, Республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәгенең спорт һәм ГТО комплексларын тормышка ашыру бүлеге мөдире Тимур Гаязов, ярышларның баш судьясы, физкультура укытучысы Валерий Терентьев катнашты.
ГТО фестиваленә республиканың 13 шәһәреннән һәм раоныннан - Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Азнакай, Саба, Спас, Мамадыш, Мөслим, Чирмешәннән килгәннәр.
Бүген фестивальнең икенче көне. Фестивальне ябу тантанасы 11 июньдә, 14 сәгатьтә, "Сабантуй" стадионында була.