Чирмешәннән Мария Петровна Микушованы 90 яшьлек юбилее белән Россия Президенты исеменнән дә котладылар.
Мария Петровнаны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлага Ганиевалар өйенә барып котладылар. Миләүшә Батыршина юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар ирештерде, истәлек бүләге тапшырып, сәламәтлектә озын гомер итүен теләде.
Мария Петровна тумышы белән Иске Элмәледән, 1934 елда аларның гаиләләре Чирмешәнгә күчеп килә.
-Алтынчы классны бетергәч колхозда эшли башладым, сыер көтүе дә көттем. Пенсиягә чыкканчы 40 ел хәзерләүләр конторасында эшләдем, - ди Мария әби. - Сарык, төлке, бүре тиреләре җыеп Казанга озата идек.
Мария Петровна ире Михаил Семенович белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аның биш оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
Мария әби татарча да яхшы белә, кунаклар белән татарча аралашты.