Бүген, 2017 елның 13 июнендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Атналык киңәшмә барышында район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Илдус Мәссаров, мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Маркова, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин, район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Светлана Кузнецова, район почта элемтәсе узелы началҗнигы Любовь Фәтхетдиновалар райондагы яңалыклар белән таныштырдылар. Миләүшә Батыршина, Илнар Минһаҗев, Мирзаһит Гатиннар шәхси сектордан сөт сату турында сөйләделәр.