Чирмешәндә Россия көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 13 июне, сишәмбе

“Россия көне”ндә Чирмешән гөрләп торды, яшь спортчылар волейбол, футбол ярышлары оештырып җанатарларының күңелен күрсәләр, районның үзешчән артистлары җыр-моңнары белән кунакларның кәефен күтәрде.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы парк-сквер көндездән үк кунаклар кабул итәргә әзерләнде, биредә музыка тавышы төнгә кадәр тынмады. Күк күкрәп яуган яңгыр берәүнең дә кәефен төшерә алмады, яңгыр туктагач бәйрәм концерты дәвам итте.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин барлык чирмешәнлеләрне, килгән кунакларны Россия көне белән тәбрик итте, сәламәтлек, илебезнең күге гел аяз булуын теләде.

Районыбыз артистлары берсеннән-берсе матур, моңлы җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмгә кунак булып килгән Радик Шәрипҗанов та чирмешәнлеләргә бәйрәм сәламен җырлары аша җиткерде. Дәртле музыка астында бар да рәхәтләнеп биеде.
Бәйрәмгә килүчеләр өчен төрле мәйданчыклар эшләп торды, балалар китапханәчеләр оештырган конкурсларда бик теләп катнашты. Район балалар сәнгать мәктәбе оештырган мәйданчыкка балалар да, олылар да күп җыелды. Биредә рәсем ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр, рәсем ясап карарга да мөмкинлек бирделәр, укучылар эшләреннән оештырылган күргәзмәдәге әйберләргә дә хуҗалар табылды. Район үзәге мәктәпләре палаткасы яныннан да тыныч кына үтеп китәрлек түгел иде, бәйләнгән кул эшләре һәм агачтан ясалган сувенирларны да сатып алучылар булды. Балалар бакчалары хезмәткәрләре пешергән тәм-томнар белән чәй дә эчтеләр бәйрәмгә килүчеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International