Июньнең өченче якшәмбесе - Медицина хезмәткәрләре көне

2017 елның 16 июне, җомга

15 июнь көнне Чирмешән район үзәк больницасында Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы җыелыш узды. Җыелышка үз эшләренең осталары җыелды. Чарада район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да катнашты. Район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Мирзин чыгыш ясап бәйрәм белән котлады һәм оешманың уңышлары  турында сөйләде.

Күп кенә медицина хезмәткәрләренә Сәламәтлек министрлыгының, район хакимиятенең һәм больница хакимиятенең  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International