1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана, ул 27 миллион совет гражданинының гомерен ала.
"Хәтер шәмнәре" акциясе 21 июньдә 21 сәгатьтә уза. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен 21 июньдә 21 сәгатьтә хәтер шәме кабызырга һәм үз йортың янына куярга.