Аларның горурланыр кешеләре бар!

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Җәйге каникуллар чорында мемориаль үзәк хезмәткәрләре мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүче балалар өчен "Алар барысы да яшәргә теләде..." темасына экскурсияләр уздырырга планлады.

Иске Котыш мәктәбе укучылары мемориаль үзәкнең беренче кунаклары булдылар, алар кызыклы экспозицияләр белән таныштылар. Бөек Ватан сугышына багышланган залда үз авыллары кешеләренең йөзләрен  дә күрделәр. Аларның горурланыр кешеләре бар.  Авылларының бер урамы да Бөек Ватан сугышы  герое Свежухин Андрей Прокопьевич исемен йөртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International