Татарстан Республикасы Тәтеш районы, Кильдюшево авылында "Валда Шинясь" мордва культурасы IV республика фестивале узды. Бу бәйрәмдә Мордва Афонькәсе авыл мәдәният йортының "Умарина" һәм Иске Котыш авыл мәдәният йортының "Черемушка" коллективлары да катнашты, үзләренең матур җырларын тәкъдим иттеләр.