Мәктәп яны лагерьларында эш дәвам итә

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Быел райондагы 13 мәктәп яны лагеренда 485 укучы ял итә. Тәрбиячеләр балаларның ялларын кызыклы һәм файдалы итү өчен һәр көнне төрле чаралар оештыралар. Әйтик, Ивашкино мәктәбендә “Яшел учак”, “Юл билгеләрен гел исеңдә тот!”, “Китап көне” кебек чаралар бик кызыклы үткән.  Әккәрәйдә Россия көнен зурлап билгеләп узганнар. Экология көнендә Иске Кади укучылары табигатькә  сәяхәткә чыкканнар, ә Утыз Имән балаларына яшьләрнең ял итү үзәгенә культпоход оештырганнар – фильм күрсәткәннәр.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International