Мәктәп яны лагерьлары үзәк балалар китапханәсендә кунакта

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Җәйге каникул көннәрендә үзәк балалар китапханәсе мәктәп яны лагерьлары белән эш алып бара.  Балалар бик теләп китапханәгә киләләр, төрле чараларда катнашалар. Икенче Чирмешән мәктәбе лагерында тәрбияләнүче балалар китапханәнең компьютер классында сәяхәттә булдылар. Ә лицей укучылары белән "Дәүләт символлары" темасына  чара уздырдылар. Балалар Татарстанның дәүләт символлары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International