2017 елның 18-20 июнендә Мамадыш районы Соколка авылында Кама елгасы буенда ТР укучыларының XI Спатакиадасы зачетында 2001-2002 елгы егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча ТР беренчелегенә ярышлар узды.
Ярышларда 21 кызлар һәм 17 егетләр командасы катнашты. Командаларны 30 меңгә кадәр һәм 30 меңнән күбрәк кеше яшәүче районнар буенча ике подгруппага бүлделәр. Безнең подгруппада 6 кызлар һәм 5 егетләр командасы уйнады.
Егетләр арасында: 1 урында - Алексеевс командасы, 2 урында - Теләче командасы, 3 урында - Чирмешән командасы. Командада Роман Миронов һәм Айдар Хөсәеновлар уйнады.
Кызлар арасында: 1 урын - Алексеевск командасы, 2 урында - Теләче командасы, 3 урында - Чирмешән командасы. Командада Ольга Андреева һәм Анжелика Веркиналар уйнады.