Урманасты Үтәмештә яңа ФАП ачылды

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Рәфис Гафуров әйтүенчә, бүген районның Лашман, Югары Кәминкә, Әккәрәй, Мордва Афонькәсе, Ульяновка, Түбән Чегодай, инде Урманасты Үтәмеш авылларында модульле, шундый саргылт төстәге ФАПлы булдылар. Андый бинаны Иске Элмәледә дә бастырырга тиешләр икән, ә Урманасты Үтәмештәге бу бинаны төзү исә, төзекләндерү эшләре белән бергә, 3 миллион сумнарга төшкән.
Урманасты Үтәмеш авылындагы “өй туе”нда ТР Сәламәтлек министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнашып, авыл халкын яңа ФАПлы булулары белән тәбрикләде һәм халыкны үз сәламәтлекләре хакында кайгыртып яшәргә өндәде, бәйрәмдә район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International