Чирмешән лицееның 11 сыйныф укучысы Рәйханә Мәслахетдинова “Понедельник” дип аталучы интернет-журналда читтән торып стажировка узачак. “Алтын каләм” республика фестивалендә катнашкан якташыбызга шундый бүләк - мөмкинлек бирелгән.
Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм -2017” республика фестивале дүрт көн - 26 июньнән 30 июньгә чаклы дәвам итте. Рәйханәнең анда икенче тапкыр катнашуы. Быел яшь каләм ияләренә мастер-класссларны язучылар Рәзил Вәлиев, Мәдинә Маликова, журналист Леонид Толчинский үткәргән.
Яшьләрнең ял итү үзәгендә тәрбияләнүче Рәйханә Мәсләхетдинова районыбыз данын яклады. Бу конкурста катнашып күп дуслар тапты, зур тәҗрибә туплап кайтты.
Тырыш, үҗәт Рәйханәбез өчен без бик шат. Аның хыяллары тормышка ашуын телибез.
Яшьләрнең ял итү үзәге директоры Ирина Суворова.