Безнең район делегациясе кабат Курган өлкәсе Шумиха шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабан туе оештыруда ярдәм итте. Әлеге бәйрәмдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә 38 кешелек делегация катнашты.

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Безнең район делегациясе кабат Курган өлкәсе Шумиха шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабан туе оештыруда ярдәм итте. Әлеге бәйрәмдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә 38 кешелек делегация катнашты.
Фердинат Дәүләтшин курганлыларны милли бәйрәм – Сабан туе белән ана телебездә тәбрикләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның котлауларын ирештерде, бәйрәмне оештыручыларга истәлек  бүләкләре тапшырды.
Бәйрәмдә хезмәт алдынгыларын, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрне, озак еллар тату гомер иткән юбиляр парларны да тәбрикләделәр, бу юкка гына түгел, чөнки Сабан туе нәкъ  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килде. Бүләкләүләрдән соң зур бәйрәм концерты башланып китте. Курган халкына безнең артистлар да  музыкаль күчтәнәчләрен тапшырды. Үзәк ашханә пешереп барган чәк-чәк, бавырсаклар да югары бәя алды.
Сабан туе өчен һава торышы бөтен яклап килде, бәйрәмгә “Хезмәт” стадионына җыелган халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.  Бәйрәмдә бездәге кебек үк милли уеннар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык сугышы да булды. Билгеле, Сабан туен милли көрәштән башка күз алдына да китереп булмый. Төп уенны безнең делегация оештырды һәм хөкмдарлык итте. Тәкә һәм  төп бүләк Курганда калды, безнең көрәшче егетләр дә сынатмады: үз үлчәү авырлыкларында Фәнил Шәрифуллин һәм Рәзиф Гыйрфанов – беренче, Наил Зыятдинов, Николай Емельянов, Илнур Җамалтдиновлар икенче булдылар.
Сабан туе узган мәйданда Шумихада яшәүче халыклларның милли өйчекләр төзелеп киткән. Ачык һавада милли ашлар,  декоратив-гамәли иҗат һәм кул эшләре күргәзмәсе дә оештырганнар, чүлмәк ясау осталары һәм тимерчеләр мастер-класс та күрсәттеләр. Шумиха белән дуслык җепләре тагын да ныгыды. Сабан туенда Башкоростан делегациясе дә катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International