Марат Әхмәтов: “Терлек азыгы әзерләү авырдан бара”

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Бүгенге көндә республикада 73,3 мең тонна печән, 1214,5 мең тонна сенаж әзерләнгән.
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел терлек азыгы әзерләү шактый авырдан бара, бу катлаулы һава шартлары белән бәйле. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

Бүгенге көндә республикада 73,3 мең тонна печән, 1214,5 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә 7,1 ц азык берәмлеге тәшкил итә. Актаныш, Зәй, Баулы, Яшел Үзән районнарында күпьеллык үләнне җыеп алу тәмамлана. Тәтеш, Саба, Кукмара, Нурлат, Әтнә районнары аграрийларында да күрсәткечләр начар түгел. Иң югары күрсәткечләр Зәй һәм Сарман районнарында күзәтелә, анда бер шартлы терлеккә 13 ц дан артык терлек азыгы әзерләнгән.

“Терлек азыгы әзерләү буенча эш оештыруда җитешсезлекләр юк, авырлыклар бары тик һава торышы белән бәйле. Чәчүлек мәйданнарында культураларга үсәр өчен җылы да җитеп бетмәде, шуңа күрә терлек азыгы буенча күрсәткечләр әле тыйнак кына. Хәзерге вакытка бер шартлы терлеккә 7,1 ц. азык берәмлеге әзерләнгән, узган елда бу күрсәткеч ике тапкыр югары иде. Беренче чабымнан җыеп аласы күп әле, беренче чабым чоры узып бара дисәк тә, эссе, кояш җитмәү эшне бераз тоткарлады. Шулай да, күпьеллык үләннең сусыллыгы шактый югары, печән чабу буенча нык артта калдык димәс идем. Дым запасы бик югары. Метеорологлар бүгеннән башлап җылы көннәр вәгъдә итә. Бөртекле культуралар буенча да августның беренче көннәрендә урып җыюга керешербез дип уйлыйм. Җылы көннәр 7-8 көн дәвам итсә, күпьеллык үләннең беренче чабымын төгәлләп булачак”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр моңа кадәр траншеяларга салынган печәннең сыйфатына карата бераз шиген белдерде. “Әмма алдагы кояшлы көннәр нәтиҗәсендә, туфрак та бераз кибәчәк, траншеялар да чистарачак, азык яхшырак сыйфатлы булыр дип ышанабыз”, - диде ул.

с сайта http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2017/07/11/562243/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International