Чирмешәндә яшьләр көне

2017 елның 11 июле, сишәмбе

“Яшьләр көне”н билгеләп үткән кичтә - 8 июльдә яшьләрнең ял итү үзәге каршына йөзләгән кеше җыелды. Яше-карты рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Һәм бу юкка гына түгел, чөнки бу бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көненә туры килде. 
Дөрестән дә, бу ике бәйрәм бер-берсеннән аерылгысыз, оештыручылар алдагы елларда да аны берләштереп уздырырга дигән карарга килде.
Яшьләр көнендә читтән килгән җырчылар да катнашты. Үзебезнең үзешчән артистларыбызның, кунаклар – Радик һәм Равия Шәрипҗановларның, Римма Никитинаның да чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Аларга кушылып җырладылар, биеделәр дә. Алсу Шәмсиева бәйрәмне бик кызыклы итеп алып барды. Концерт номерлары төрле уеннар белән үрелеп барганга, кичнең узганы сизелми дә калды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International