Район үзәк китапханәсендә Россия Федерациясе Советы рәисенең беренче урынбасары ярдәмчесе булып эшләүче Николай Тузов (ул тумышы белән Иске Элмәле авылыннан) кунак булды. Николай Витальевич китапханәгә үзенең ике китабын һәм балалар, олылар өчен әдәби китаплар комплектлары бүләк иткән.