Чирмешәндә район оешмалары командалары арасында футбол буенча чемпионат старт алды.
Беренче уен 2017 елның 12 августында - Физкультурачылар көнендә узды. Район Советы, башкарма комитеты һәм янгын часте командалары арасында матч булды, янгын часте командасы 2:0 исәбе белән җиңде.