Сосновка авылыннан Пименова Зиновья Семеновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Сосновка авылыннан Пименова Зиновья Семеновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды. Ветеранны котларга район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов та килде. 
Зиновья Семеновна Девичья Поляна авылында туып үскән.
-Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде, сугыш елларныда да, аннан соң да авыр эшләр башкардык.  1948 елда Сосновка егете Степан белән гаилә кордык,  тугыз бала тәрбияләп үстердек.  11 оныгым бар, ирем үлгәнгә дә 10 ел вакыт узды, - ди юбиляр.
Бүген Зиновья Семеновна кызы белән яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International