“Чирмешән гүзәле” –“Черемшанская красавица” район бәйгесе

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Чирмешән гүзәле” бәйгесе җомга көнгә, 25 августка билгеләнгән. Аны район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта оештырачаклар.
Кичке сәгать 4тә башланачак конкурста “Чирмешән гүзәле” –“Черемшанская красавица” район бәйгесенең 1нче тур җиңүчеләрен күрә алачакбыз. Бу көнне кызларны аш-су һәм иҗади бәйгеләрдә сынарга җыеналар. Бәйрәмдә үзешчән артистларыбыз да чыгыш ясарга тиеш.
Сүз уңаеннан, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы бәйге узачак парк-сверга исем бирү конкурсы игълан ителгән.

Район мәдәният йорты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International