Әлегә гектар көче 30 центнер чамасы (былтыр – 19). Бу яктан “ЧИРМЕШӘНАГРО“ (51,4 центнер), “Әккәрәй“ (43,2), “Лениногорск АГРОфирмасы“ (40,1) иң алда.
Көзге культуралар чәчүдә “Серендеев Н.И.“ хуҗалыгы үрнәк күрсәтә, Ивашкино кырларында 150 гектарда арыш орлыгын җир куенына салганнар да. Район буенча быел арыш һәм уҗым бодае 15 мең гектарда чәчелергә тиеш.
“ЧИРМЕШӘНАГРО“ көн саен уртача 100 гектардан уңыш суктыра, арпаның һәр гектарыннан уртача - 53, ә уҗым бодаеннан 50 центнер уңыш җыялар. “Сөлчә“ дә яхшы эшли. Инвесторлар шулай ук темпны көчәйтә баралар.
Урасы, сугасы мәйданнар күп әле, бүгенге көнгә тулаем 10,5 мең гектардан уңыш суктырылган, ягъни барлык мәйданның 28 проценты буйсындырылган (былтыр бу вакытта 33,2 мең гектар, 89 процент булган).