Казан Кремлендә ТР Президенты һәм аның хатыны исеменнән республиканың яхшы гаиләләрен кабул иттеләр

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Гаилә ул - кеше тормышында иң төп  нәрсә. Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасында шулай диде ТР Президенты Рөстәм Миннеханов. Кабул итү тантанасы Казан Кремлендә узды. Чарада Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 52 гаилә катнашты.

Безнең районны Фәрхать һәм Әнисә Минхәеровлар гаиләсе тәкъдим итте. Әти кеше - Фәрхать Морадыйм улы  ветеринария берләшмәсендә мал врачы булып эшли, күп еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, Мактау грамоталырына да ия булган.

Әни кеше - Әнисә  Ваһабетдин кызы  күп еллар сәламәтлек сагында тора, терапевт булып эшли. Аның күп санлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар. Өч ул тәрбияләп үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International