Чирмешән муниципаль районында паспортлар тапшырылды

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Чирмешән муниципаль районында паспортлар тапшырылды.

Республика көнендә  яшь гражданнарга паспортлар тапшыру матур традициягә әйләнде. Парк-скверда узган чарада 42 егет һәм кыз паспорт һәм истәлек бүләге алды. Яшь гражданнарны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин,  ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов һәм  Чирмешән районының "Яшь Гвардия" бүлеге җитәкчесе Алинә Нуретдинова котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International