Чирмешән районында берничә тапкыр исерек килеш руль артына утырган 43 яшьлек ир-ат хөкем ителгән.
14 май көнне музей экскурсоводы "Бер экспонат тарихы " рубрикасында турыдан-туры эфирда чабата турында сөйләде.
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычын саклау турында шторм кисәтүе
АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020: Татарстанның ерак районнарында яхшы түләнә торган эш белән бергә торак бирергә дә әзерләр
"Безнең хәтер мәңгелек..."
13 май көнне Instagram @dsicheremru кушымтасында балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Юрина Елена Дмитриевна белән «Татар орнаменты белән танышу» дигән темага мастер-класс үткәрелде.
Елена Дмитриевна Татар орнаменты үзенчәлекләре турында сөйләде һәм татар бизәге мотивларын декоратив композициядә ничек кулланырга мөмкин булуын күрсәтте.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Шәфыйкова Рәмзия Ринат кызы "Север" яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениясенең "Бөек Җиңүгә - 75 ел" дигән рәсем һәм плакатлар онлайн-конкурсын уздыруда күрсәткән ярдәме өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларын «BRAVO CANTANTE» педагогларның Халыкара вокаль конкурсында 3 нче дәрәҗә лауреат булуы белән котлыйбыз.
Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Шәйдуллина Диләрә музыка әдәбияты буенча «MUSICUS IUVENIS» Халыкара олимпиадасының 2 нче дәрәҗә лауреаты булды. Укытучы Баһаветдинова Алия Марат кызы педагогик осталыгы һәм үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләү эшенә лаеклы өлеш кертүе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.