ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучысы Әхтәмов Руслан Рафикович тагын бер укучысы җиңүгә иреште. Нигъмәтуллин Алмаз «Рәсем» Бөтенроссия конкурсында «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына открытка» эше белән 1 урынга лаек булды. Җиңүчене котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади үсеш телибез!

Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучысы Хәертдинова Азалия «Декоратив-гамәли иҗат» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Жюри бәясенә Азалия Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган плакат тәкъдим итте. Укытучысы Әхтәмов Руслан Рафик улы.

Балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы Баһаветдинова Алия Марат кызы «Өстәмә белем бирү педагогикасы» Халыкара олимпиадасында һәм «Педагогик эшчәнлектә методик эш» Бөтенроссия конкурсында «Педразвитие» Бөтенроссия басмасы сайтында җиңүче булды. Уңышлары белән котлыйбыз!

 

 

Балалар сәнгать мәктәбе концертмейстеры Хитарян Елена Мартынова «Педагог дөньясы» сайтында «Педагоглар һәм ата-аналарның үзара хезмәттәшлеге формалары» дигән Бөтенроссия конференциясендә катнашты. Онлайн-тәҗрибә уртаклашу үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүгә юнәлтелгән, ата-аналар белән тагын да нәтиҗәлерәк һәм сыйфатлырак эш алып барырга мөмкинлек бирә.

Балалар сәнгать мәктәбе концертмейстеры Хитарян Елена Мартыновна «Инструменталь башкару» Бөтенроссия конкурсында В.Соловьев-Седой эше белән җиңү яулады. Җиңүегез белән котлыйбыз!

Бөек Җиңү көне белән котлавыбызны кабул итегез

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кризиска каршы ярдәм итү чаралары


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Пенсия алды яшендәге гражданнар мөрәҗәгате өчен "Кайнар линия"

Чирмешәнлеләр "соры" хезмәт хакы турында "Халык контроле" нә хәбәр итә алалар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International