Мемориаль үзәктә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире, хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Черепанов булып китте. Ул музейда хәбәрсез югалган 127 якташыбызның һәлак булу урынын һәм вакытын күрсәтелгән исемлек калдырды. Мемориаль үзәк хезмәткәрләре 12 якташыбызның туганнарын тапканнар. Бу өлкәдә эш дәвам итә.