Россия дәүләте һәм аның төбәкләре тарихына багышланган заманча мультимедиале күргәзмәнең чираттагысы Казанда ачылды.
Казанда «Россия – Минем тарих. Татарстан Республикасы» дип аталган мультимедиале тарихи парк пәйда булды. Россия дәүләтенең борынгы чорыннан алып бүгенге көннәргә кадәр тарихын чагылдырган музей бүген тантаналы төстә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды.
Шулай ук әлеге тантанада Россия Президенты Администрациясенең Урал һәм Идел буе төбәкләре белән бәйләнешләр департаменты башлыгы Санал Бадмаев, Эчке сәясәт идарәсе баш киңәшчесе Роман Балашов, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, Рус православ чиркәве архиерее, епископ Тихон, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, бу мәдәни проектны тормышка ашырырга булышкан «Газпром» компаниясе вәкилләре катнашты.